Чаллыда кагыйдә бозучы такси йөртүчеләрне тоттылар
Ике машина штраф стоянкага озатылды.
Чаллыда "Такси" операциясе игълан ителде. Аның кысаларында инспекторлар такси йөртүчеләрне тикшерә. Аеруча транспорт чараларының техник торышына, пассажирларны йөртүләренә, лицензияләренә игътибар итә.
Бер көн эчендә 14 такси машинасын йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. 2 машинаның төзек булмавы ачыкланды. Транспорт чараларын штраф стоянкага озаттылар. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы, куркынычсызлык каешын эләктермәгән, юл билгеләренә игътибар итмәгән, машинада балаларны креслосыз йөрткән такси йөртүчеләр дә ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев