Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы паркларын төзекләндерүне шәһәрдәшләр хәл итәчәк

Татарстанда тавыш бирү бара.

16 апрельдан бирле Татарстанда парклар өчен онлайн режимда тавыш бирү бара. Җиңгән объектлар “Уңайлы шәһәр мөхитен булдыру” федераль программасы кысаларында төзекләндереләчәк. Тавыш бирү 31нче майга кадәр дәвам итә. Анда 14 яшьтән алып һәркем катнаша ала. 

Чаллыда Ф.Табеев һәм Г.Тукай исемендәге яр буйлары, Мәдәният һәм ял итү паркы, 64нче микрорайоны паркы, 69нчы микрорайондагы сквер, "Җәмигъ" мәчете яны территориясе, "Чаллы Яр" посёлогындагы күл конкурска тәкъдим ителде.   

Моннан тыш, «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын да сайларга мөмкин. Барысы да кешеләр активлыгыннан тора. Тавыш бирү өчен сылтамалар: берсе һәм икенчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды