Чаллыда ОРВИ белән авыручыларның яртысы - балалар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ОРВИ белән авыручыларның яртысы - балалар

Роспотребнадзор белгече куркырлык урын юк ди.

Узган атнада Чаллы шифаханәләренә 3007 кеше мөрәҗәгать иткән. 48 кешедә грипп ачыкланган. Калганнарында - ОРВИ. 

«Ике атна элек чирләүчеләр саны азрак иде. Көннәр салкынаю сәбәпле, чирләүчеләр 11%ка артты. Авыручыларның 49%ын балалар тәшкил итә», – ди ТР Роспортребнадзор идарәсе белгече Наилә Әгъзәмова. 

Шәһәрдә эпидемиологик хәл тыныч. Авыручылар күрсәткече 10 мең кешегә - 56,6%.  Эпидемиологик киртәдән 2 тапкырга кимрәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев