Моңа 7 миллиард сум инвестиция җәлеп ителде.
2026 ел ахырында Чаллыда подшипниклар заводы ачыла. Әлеге заводны «ТЭМПО» Кама металлургия комбинаты төзи. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әйтүенчә, яңа завод төзелешенә 7 млрд сум инвестиция җәлеп ителде.
«Хәзерге вакытта җитештерү корпусы төзелде, инженерлык челтәрләре сузылды. Җитештерү линияләре монтажлана һәм көйләнә. Бу инновацион корычтан эшләнгән подшипниклар җитештерүче завод булачак һәм сәнәгатьтәге төп ихтыяҗларны канәгатьләндерәчәк», – диде Наталия Кропотова.
Фото ясалма интеллект иҗаты
Нет комментариев