Бу ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның артуы белән бәйле.
Чаллының сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, барлык учреждениеләрдә санитар-эпедимиологик чаралар көчәйтелде.
«Бу авыруларны, хезмәткәрләрне һәм шәһәрдәшләрне саклау максатыннан, вирусларның таралуына юл куймас өчен эшләнә», – диләр белгечләр.
Хәзер барлык учреждениеләрдә авырулар һәм хезмәткәрләргә битлек кию мәҗбүри. Моннан тыш, хастаханәләргә авырулар янына керү дә чикләнде. Законлы вәкилләр кирәк булганда гына хастаханәләргә кертелә.
Нет комментариев