Чаллыда салютлар өчен 6 мәйдан каралган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда салютлар өчен 6 мәйдан каралган

25 декабрьдән янгынга каршы режим кертелә

Янгынга каршы режим Яңа ел бәйрәмнәре төгәлләнгәнче, 11 гыйнварга кадәр, дәвам итәчәк. Салютларны бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга ярый. Аларның исемлеген тәкъдим итәбез:

  1. Җиңү паркы - спорт мәйданчыгы, Сабантуйны уздыру урыны (ориентир - шахмат-шашка клубының административ бинасыннан 300 м көнбатыштарак) 20/07 торак йортыннан 750 м көньяктарак;
  1. Яңа шәһәрдәге шәһәр пляжы янындагы мәйданчыкта;
  1. Мәләкәс елгасы яры буендагы «Төзүче» стадионы артындагы мәйданчыкта;
  1. Ипподром территориясендә мәйданчык;
  1. Раскольников урамы, 11 йорт һәм «Прикамский» ГСК арасындагы мәйданчыкта;
  1. Г.Тукай яр буенда шәһәр пляжы янындагы мәйданчыкта.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев