Чаллыда урамнарны төнлә чистарта башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда урамнарны төнлә чистарта башладылар

«Автомобиль юллары» предприятиесе хәбәр итте.

Чаллының "Автомобиль юллары" муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре юлларны чистартуны төнлә үк башладылар. 

"12 декабрь төнендә урам, проспектларга дистәләрчә машина чыкты. Техника һәм хезмәткәрләребез машина юлларын, җәяүлеләр сукмакларын кардан чистарттылар, бозлавык булдырмас өчен махсус маддәләр сиптеләр", - диделәр предприятиедә.

Шәһәр юлларын кардан чистарту дәвам итә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пад Юлларны кардан чистарту

Нет комментариев