Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 26нчы автобусның йөрү схемасын кабат үзгәрттеләр

Эксперимент барып чыкмады.

11 февраль шәһәрнең 26нчы маршрутын үзгәрттеләр. Аны Мәләкәс аръягына җибәрделәр. Автобус “Студентлар” – “Фоменко” – “21 квартал” – “19 комплекс” – “20 квартал” – “Гостев” – “Студентлар” тукталышлары буенча йөрде. 

Мондый кискен үзгәрешкә социаль челтәрләрдә ризасызлык белдереп язучылар күп булды. Яңа схема белән аеруча ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр килешмәде. Автобусны озак көтәргә туры килә, дип зарланды алар.

Яңа схеманың уңайсыз булуын пассажир йөртүчеләр дә яшермәде. «Пассажирские перевозки» җитәкчесе Николай Тятюшкин автобусларның буш йөрүенә зарланды. Пассажирлар булмагач, керем дә юк бит! Ахыр чиктә проблеманы дүшәмбе киңәшмәсендә кузгатып чыктылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: "Маршрут өстендә ныклап эшләргә кирәк. Бәлки күбесе белми торгандыр. Халыкка мәгълүмат җиткерергә кирәк", - дип карады.

26нчы маршрут яңа схема буенча 1 ай йөрде. Эксперимент тәмам. Нәтиҗәсе юк. Шуңа күрә ул бүгеннән, 10 марттан элекке схема буенча йөри башлаячак. Һади Такташ урамы буйлап, Низаметдинов урамына борылачак, “Пединститут” аша Чаллы проспектына чыгачак. 

- Халык фикерләрен өйрәндек. "Санэпидемстанция" тукталышына чыгучыларны тыңладык. Пасажирлар санын күзәттек. Кызганычка каршы, ул артмады. Шуңа күрә элекке схемага кайтырга кирәк дигән фикергә килдек, - дип сөйләде транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Максим Парамонов.

Мәләкәс аръягында яшәүчеләргә дә борчыласы юк. 11 марттан алар өчен 6нчы автобус йөри башлаячак. 

- ЗЯБ һәм Мәләкәс аръягында яшәүчеләр, автобус алыштырмыйча, Сидоровка бистәсенә барып җитсен өчен расписание ясыйбыз. Аны автобусларга, тукталышларда элеп чыгачакбыз. Без бер ел элек тә шулай эксперимент ясап караган идек.  Ул вакытта да пассажирлар күп булмады. Шулай да халык автобуссыз калмаячак. 6нчы маршрут 10-15 минут саен йөреп торачак, - ди Максим Парамонов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай транспорт