Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Бөгелмәгә поезд йөри

Пассажирларга яңа хезмәт

«Содружество» пассажир компаниясе Татарстан, Башкортстан хөкүмәтләре һәм «Куйбышев тимер юллары» компаниясе белән берлектә Бөгелмә-Кандра-Бөгелмә һәм Бөгелмә-Чаллы-Бөгелмә маршрутлары буенча поездлар йөртә башлады. 

Бөгелмә-Кандра-Бөгелмә маршруты буенча поезд һәр көннне Бөгелмә тимер юл воказалыннан 8 һәм 17 сәгать 26 минутта кузгала. Бикмәт, Урыссу, Туймазы, Юатзы һәм башка торак пунктларда тукталыш ясый.

Бөгелмз-Чаллы-Бөгелмә маршруты буенча поезд Бөгелмәдән 12 сәгать 53 минутта китә һәм 17 сәгать 20 минутта Чаллыга килеп җитә. Акбаш, Аккүл, Колшәрип, Акташ, Зәй, Бигеш, Авлаш, Круглое поле һәм башка торак пунктларда тукталыш ясау каралаган. 
Тулырак мәгълүматны «Содружество» пассажир компаниясе сайтыннан һәм «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасыннан алып була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай