Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан мобилизацияләнгән егетнең улы туган

Яшь гаиләне Чаллы мэры да котлады.

Мобилизацияләнгән Эдуард һәм тормыш иптәше Алинәнең бәхетле мизгелләре. Аларның беренче сабыйлары дөньяга килде. Авырлыгы - 3890 килограм, буе - 53 сантиметр. Бәләкәчкә Динар исеме кушканнар. Сабый белән әнисен әтиләре дә каршы алды. Ул Казанда хәрби өйрәнүләр үтә иде. Аңа бер көн ял биргәннәр.

Яшь гаиләне шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Әнисе белән сабыйга сәламәтлек, әтисенә махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Бала туу хөрмәтенә гаиләгә 100 мең сум да тапшырды. Мондый акчалата бүләк баласы туган һәр мобилизацияләнүченең тормыш иптәшенә биреләчәк диде ул.

​​​​Чаллы хакимияте матбугат хезмәте фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар туу МАХСУС хәрби операция

2
X