Чаллының “Далини” компаниясе “Мәрхәмәтле Татарстан” премиясе лауреаты булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Далини” компаниясе “Мәрхәмәтле Татарстан” премиясе лауреаты булды

Бәйге волонтерлар көне уңаеннан уздырылды.

2нче декабрьдә Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә волонтерлар көне уңаеннан республикакүләм “Мәрхәмәтле Татарстан” бәйгесе узды. Тантанада ТР Презинденты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
“Җаваплы бизнес” номинациясендә шәһәр Советы депутаты Руслан Нигмәтулин җитәкләгән “Далини” компаниясе дә бүләкләнде. Оештыручылар гуманитар ярдәмне җыйган, илтеп тапшырган компаниянең проектларда коллектив белән катнашуын ассызыклап үтте.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс бәйге

Нет комментариев