Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Яр буе паркы тагын ничек үзгәрәчәк?

Реконструкциянең 2 этабында узачак эшләр белән таныштырдылар.

Татарстанда парклар һәм җәмәгать урыннарын реконструкцияләү буенча тавыш бирү барды. Ул 31 майда төгәлләнде. Иң күп тавышны Яр буе паркы җыйды. Исегезгә төшерәбез, биредә төзекләндерү эшләренең беренче этабы үтте. Аның кысаларында, Спорт сарае тукталышыннан алып урманга кадәр җәяүле һәм велосипедчылар юллары ясалды. Заманча яктырткычлар урнаштырдылар. Хәтта прокат пункты һәм кафе бинасы барлыкка килде. Урман эчендә дә шактый эшләр башкарылды. Балалар өчен эко-мәйданчык ясадылар, ерак түгел зурлар өчен спорт тренажерлары урнаштырдылар. Урманның икенче яртысында этләр өчен мәйданчык та булдырылды.

"Монда спортсменнар да йөри, балалар, зурдар да саф һава суларга төшә. Шуңа күрә паркны төзекләндерү бик мөһим. Быел Кама елгасы пляжына кадәр эшләр башкарылачак. Ф.Табеев исемендәге Яр буе белән тоташачакбыз", - ди шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

Яр буе паркыннан яхт-клуб пляжына кадәр юк салыначак. Ул шулай ук җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен аерым булачак. Киңлеге - 4 метр. Пляжга кергәндә чишенү һәм душ кабиналары урнаштырылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман төзекләндерү