Чаллының имам-мөхтәсибенә Мәрҗани медале һәм Рәхмәт хаты тапшырылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллының имам-мөхтәсибенә Мәрҗани медале һәм Рәхмәт хаты тапшырылды

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җитәкчелегендә Чаллы мөхтәсибәте шәһәр һәм республика күләмендә актив эш алып баручы дини оешмаларның берсенә әверелде.

6 сентябрьдә Чаллының «Нур-Ихлас» мәчетендә шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган мәҗлес узды.

Тантанада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, шәһәр хакимияте һәм мөхтәсибәт вәкилләре, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре, тирә-як районнарның имам-мөхтәсибләре, шулай ук юбилярның туганнары, авылдашлары һәм якыннары катнашты.

Чара Коръән аятьләре укып, дога кылудан башланды. Аннан соң Әлфәс хәзрәт хөрмәтенә күпсанлы тәбрикләү сүзләре яңгырады. Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев юбилярга шәһәр мэрының Рәхмәт хатын тапшырды. Бүләк Әлфәс хәзрәтнең намуслы хезмәте, профессиональ осталыгы, шәһәрдә мөселман җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше, шулай ук мөхтәсибәт чараларын оештырудагы һәм аларда актив катнашуы өчен бирелде.

Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев юбилярга шәһәр мэрының Рәхмәт хатын тапшырды.
Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев юбилярга шәһәр мэрының Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та юбилярны котлап, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы нигезендә аңа Диния нәзарәтенең Мәрҗани медален тапшырды. Әлеге бүләк Әлфәс хәзрәтнең Ислам динен үстерүгә, дини һәм милли кыйммәтләрне саклауга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде. 

«Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе» ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да мәдрәсә исеменнән юбилярны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Юбилярны Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикли
Юбилярны Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикли

Мәҗлес барышында Әлфәс хәзрәтне авылдашлары, туганнары, Чаллы көрәшчеләре, имамнар һәм мөхтәсибәт вәкилләре тәбрикләде. Алар юбилярның сабыр, тырыш, җаваплы һәм сүзендә нык торучы кеше булуын билгеләп, аның белән бәйле җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Белешмә өчен: 

Әлфәс Нәбиулла улы Гайфуллин 1956 елның 6 сентябрендә Зәй районының Аксар авылында туган. Аның техник һәм дини белемнәре бар. Аның җитәкчелегендә Яр Чаллы мөхтәсибәте шәһәр һәм республика күләмендә актив эш алып баручы дини оешмаларның берсенә әверелде. Әлфәс хәзрәтнең тырышлыгы һәм башлангычлары белән Яр Чаллыда хәләл продукция җитештерү һәм куллану юнәлешендә дә эш җайга салынды, шәһәрдә хәләл продукция системасы формалашты. Мөхтәсибәт тарафыннан ел саен балалар өчен Коръән укучылар бәйгесе, татарча көрәш һәм армрестлинг буенча спорт ярышлары үткәрелә, Ураза һәм Корбан гаетләре оештырыла. Шулай ук хәйрия һәм гуманитар ярдәм күрсәтү, мохтаҗларга, авыруларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендә дә зур эш алып барыла.

Әлфәс хәзрәтне Чаллы имам-хатыйблары тәбрикли
Әлфәс хәзрәтне Чаллы имам-хатыйблары тәбрикли


 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев