Чаллы фатир бәяләренең  үсеше буенча лидер булды-30%
Яңалыклар тасмасы

Чаллы фатир бәяләренең үсеше буенча лидер булды-30%

Россиянең биш эре шәһәре арасына керде, әлеге списокта 2020 елда яңа төзелештәге фатирларга бәяләр иң зур артканнар керде

Шәһәрдә бер квадрат метр 30% - ка кыйммәтләнде. «Мир квартир» федераль порталын тикшерү нәтиҗәләре әнә шундый. Кемерово (+32,9%), Мурманск (+32,5%), Хабаровск (+30,7%) һәм Тулада (+30,6%) динамика югарырак.
 Киләсе елда яңа төзелешләр кыйммәтләнүне дәвам итәчәк, әмма инде мондый темплар белән түгел: бәяләр арту сәбәпле, күп кенә кулланучылар икенчел базарга йөз тота башлады. Өстәвенә, ташламалы ипотеканы озайту һәм ипотека ставкаларының киләчәктә кимүен көтеп, сатып алучылар ажиотажын киметкән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев