Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы гаиләләре ана капиталы акчаларын Пенсия фондыннан башка гына файдалана алалар

Пенсия фонды идарәсе искәртеп узганча, быелдан башлап кредит акчаларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану турында гаризаны банкта бирергә була.

Чаллыдагы 50дән артык гаилә әлеге мөмкинлектән файдаланган - ана капиталы акчаларын банкта ук торак шартларын яхшырту өчен гариза биргән.

"Гаиләгә ике мөрәҗәгать урынына түгел, бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү дә җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны яки беренчел взносны түләүгә гариза бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә, торак сатып алуга яки төзүгә беренчел взносны түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге 11 эре банк белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән инде.

Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән Татарстанда яшәүчеләрнең Пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында расланган Хисап язмасына ия булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев