Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кафесында төркемләп көчләү эше буенча суд процессы башланды 18+

23 яшьлек зыян күрүче судтан рәнҗетүчеләргә карата җәза бирүләрен көтә

Бүген, 11 августта шәһәр судында 18 яшьтән алып 26 яшькә кадәрге җирле кешеләргә карата Резонанс җинаять эшен карау башланды. Алар  Россия Җинаять Кодексының 131 статьясы буенча алдан сүз куешып бер төркем затлар белән кылынган көчләүдә гаепләнәләр.

Исегезгә төшерәбез, бу хәл узган елның 3 март иртәсендә 36нчы комплекста булган иде. Тикшерү версиясе буенча, исерек хәлдә булган ир-атлар төнге клубта яшь кызны күреп, бәдрәфкә алып кереп китәләр. Анда аны төркемләп көчлиләр. 

Зыян күрүче кыз җинаятьче кулларыннан, бәдрәф кабинкасына качып, полция хезмәткәрләренә хәбәр итә.

Шикләнелүчеләр видеокүзәтү камералары буенча эзләп табалар. Клубның ике хезмәткәре – пешекче һәм администратор, балалар спорт мәктәбе тренеры һәм ике җирле предприятие хезмәткәре (слесарь һәм логистика буенча белгеч) кулга алалар.  Фигурантлар үз гаепләрен танымыйлар. Алар әйтүенчә барысы да кызның ризалыгы белән эшләнгән. 

Тикшерү чаралары кысаларында суд-генетик экспертиза үткәрелде, шикләнелүчеләр полиграф уздылар. Ир-атларга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев