Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы каратистлары Бакуда узган халыкара турнирда бүләкләргә лаек булды

Бакуда СССР (БДБ) һәм Азәрбайҗанда каратэ (WKF) Baku OPEN буенча халыкара турнир узды.

Турнирга 12 илдән иң көчле спортчылар җыелган иде (Россия, Төркия, Иран, Казахстан, Төркмәнстан, Белоруссия, Украина, Грузия, Португалия, Испания, Азәрбайҗан). Ярышлар 6 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә, программаның ике төре: кумитэ (көрәш) һәм ката буенчаузды. 50 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасында да программаның ике төре буенча ярышлар үтте.

 Турнирда җиңүчеләр арасында шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда шөгельләнүче Никита Андров (14-15 яшь) та бар, ул ката буенча 3 нче урын яулады.

Турнир ахырында БДБ һәм Азәрбайҗанның 70-90 еллардагы каратэ ветераннарын котладылар. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае тренеры һәм өстәмә белем бирү педагогы Владимир Харитоновка Азәрбайҗанда һәм СССРда (Россия, БДБ) каратэ үсешенә зур өлеш керткән өчен Республика спорт министрлыгы һәм Азәрбайҗанның каратэ милли федерациясе дипломы һәм истәлекле медале тапшырылды.

 

http://nabchelny.ru/news/33858

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев