Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы» ХК яңа президент белән танышты

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хоккей клубының президенты сыйфатында шәһәрнең хоккей командасы белән танышты.

Ул тавыш бирү юлы белән клуб советы арасыннан сайланган.
Хоккей клубы составына җиде кеше – эшмәкәрләр һәм шәһәр җитәкчелеге керде, директор итеп Әлвир Әһлуллин билгеләнде. 
«Мин бу спорт төренә битараф түгел, – дип мөрәҗәгать итте Башкарма комитет җитәкчесе спортчыларга. - Үзем хоккей белән шөгыльләнәм, матчларны карыйм һәм мөмкин булган кадәр бозга чыгарга тырышам. Командада кәефнең яхшы булуын күрәм, аны саклап калу өчен барысын да эшләргә кирәк. Хоккей клубы җитәкчелегендә булган үзгәрешләр оештыру моментларын тәртипкә салу һәм мәсьәләләрне вакытында хәл итүгә юнәлдерелгән. Бергә яңа үрләргә омтылачакбыз».
Фәрид Салахов клуб идарәсе вәкилләре, шулай ук һәр уенчы белән танышты. Спортчылар берничә сорау бирделәр, алар турында Башкарма комитет җитәкчесе кич белән хоккей клубы территориясендә фикер алышырга вәгъдә итте. Әйтик, спортчыларны «Чаллы» ХКның стилен ассызыклау һәм бертөрлелеген бирү өчен брендлаштырылган форма сатып алынырмы икәнлеге кызыксындырды. Хоккей клубы президенты бу мәсьәләнең бер ай дәвамында уңай хәл ителәчәген әйтте.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хоккей