Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы «Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» Бөтенроссия конкурсында 3 урынны яулады

Чаллы кызы «Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» Бөтенроссия конкурсында 3 урынны яулады. Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уза.

28 яшьлек Вероника Красильникова «Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә призга лаек булды. Ул Яр Чаллыда «Буль-Буль» йөзү үзәкләре челтәре җитәкчесе булып тора.
Исегезгә төшерәбез, эшмәкәр 2020 елда «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре – 2020» шәһәр конкурсында «Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә 1 урынны яулады, быел «Россиянең яшь эшмәкәре» конкурсының республика этабында җиңү яулады, шул рәвешле Бөтенроссия конкурсында катнашу мөмкинлегенә ия булды. 
«Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» конкурсы финалына бөтен Россиядән 80нән артык яшь эшмәкәр үткән, шуларның тугызы Татарстаннан. Иң күп катнашучылар саны «Социаль эшмәкәрлек» юнәлешенә туры килгән.
«Катнашучылар санын һәм аларның ни кадәр кызыклы проектлар тәкъдим итүен күргәч, дөресен генә әйткәндә, призлы урынга өметләрем кимеде. Алай түгел икән. Конкурска гаризада «5 елга планнар» графасында мин Яр Чаллы шәһәрендәге «Буль-Буль» үзәгенең икенче филиалы ачылуын һәм Әлмәт шәһәрендә филиал ачылуын билгеләдем. Финал мизгелендә ике үзәк тә эшләтеп җибәрелгән иде инде.
Конкурсны оештыручылар файдалы мастер-класслар һәм нетворкинг-сессияләр оештырдылар. Бөтен Россиядән килгән эшмәкәрләр белән аралашу кызыклы булды, күпләре белән дуслаштык һәм хезмәттәшлек фикеренә килдек», - дип сөйләде Вероника Красильникова.

http://nabchelny.ru/ Фото: https://chelny-biz.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс