2 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чыршы бизәдегезме әле?
Декабрь җитте исә күңел Яңа елны көтеп яши башлый. Кыш бабай, Кар кызы, көяз чыршы – бәйрәмнең күрке. Беләсегез килсә, чыршыларны XVII гасырда ук кәгазьдән ясалган алмалар, печенье һәм мишуралар белән матурлый башлаганнар. Бүгенге көндә инде тәтәйләрнең ниндиләре генә юк! Кибеткә чыгып җаның теләгәнен сайлыйсың да урман гүзәлен күз явын алырлык итеп бизәп тә куясың. Бу эшне никадәр иртәрәк башкарсаң, шулкадәр озаграк бәйрәм хисе тоярсың, ди белгечләр. Шәһәрдәшләребез бу хакта ни уйлый икән?
-
Рәшит Бәшәр: "Кушымта кирәк, Амур, балалар кушымтасы кирәк журналга"
Чаллыда «Мәйдан» журналы нәшер ителә башлагач, баш мөхәррир Факил Сафин мине дә эшкә чакырды. Профессиональ язучы сыйфатында өйдә генә иҗат итеп яткан чагым иде. Факил: «Яшьләр арасында яшәреп китәрсең, Бәшәр», – дигәч ризалаштым. Килдем, бүлек редакторы буларак эшкә керештем. Янәшәмдә яшьләр гөрләшә. Инде әдәбиятта үз сүзен әйткән Фирүзә Җамалетдинова, Амур Фәләх, Айгөл Әхмәтгалиева, җигелеп, журнал йөген тарта. Өстәл тулы кулъязмалар. Л.Яруллина да каләмен сыный. Ул чагыштырмача яшь, каләме өметле. Запастагы майор Рафис Мөгыйнов та биредә икән. Мәктәптә укыган елларымда мин аның язмалары белән «Яшь ленинчы»да еш очраша идем, күрештек, таныштык. Соңрак мин аның балалар өчен язылган шигырьләрен редакцияләп бирәчәкмен һәм ул кулъязма китап булып басылып чыгачак. Әмма, ни кызганыч, Рафис инде аны күрә алмаячак.
-
Чаллыда «Беренче курс студенты көне – 2021» студентлар иҗаты фестиваленә йомгак ясадылар
Гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитетына 124 гариза юлланган, шуларның 59ы – «Музыка», 28е – «Хореография», 15е – «Театр», 19ы – «Журналистика/Блоггинг», 2се – «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча.
-
Чаллы кызы «Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» Бөтенроссия конкурсында 3 урынны яулады
Чаллы кызы «Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» Бөтенроссия конкурсында 3 урынны яулады. Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уза.
-
Туфан иҗаты бүген дә уйландыра
Чаллы татар Дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьераны тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов драматург Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасын сәхнәләштерде. Әлеге вакыйга уңаеннан журналистлар белән очрашуга Туфан аганың архивын барлап, аның мирасын киләчәк буыннарга тапшыручы кызы Әлфия Миңнуллина да килгән иде. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин Чаллыга килгән саен, татар театрына яңа бина төзү кирәклеге турында ачынып чыгыш ясый иде. Шәһәребездә заманча театр бинасы ачылуны күрсә, ул ихлас сөенгән булыр иде. Яңа бинада үзенең бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган «Без китәбез, сез каласыз» драмасын карарга да килер иде.
-
«Һәрвакыт булсын кояш!» фестивале талантлы яшь чаллылыларны җыйды
Инвалидлар декадасы кысаларында Комсомол районында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш!» сәнгать иҗаты фестивале узды.
-
Чаллыда 5218 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән
«Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә 5218 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 993,2 тәшкил итә. Республика күрсәткече – 100 мең кешегә 1025,5. Без республика күрсәткеченнән 3,1%ка түбәнрәк. 179 пациент медицина күзәтүе астында, сәламәтләнүгә бәйле рәвештә, 10769 кеше исәптән төшерелгән», - дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.
-
Чаллы эшмәкәрләренә иминият взнослары суммасына патентны ничек киметергә?
Салым салуның патент системасында эшмәкәрләр патент бәясен тулысынча яки өлешчә мәҗбүри иминият взнослары һәм пособиеләр патентлары гамәлдә булган вакытта билгеләнгән һәм түләнгән суммага киметергә мөмкин.
-
Чаллы пенсионерларын "Балкыш" республика фестивалендә катнашырга чакыралар
Фестивальнең беренче, сайлап алу этабы, 21 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Фестивальдә хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир–атлар өчен 60 яшькә җиткән, шулай ук тиешле еллар эшләгән пенсионерлар – үзешчән башкаручылар катнаша ала.
-
Урологка даими күренеп тору мөһим!
Ир-атлар сәламәтлеге турында сирәк сөйләшәбез, аз язабыз. Югыйсә, бу проблема бүген бик актуаль. Көчле затларыбыз үзләре дә табибка мөрәҗәгать итүне еш кына соңгы чиккә кадәр сузып килә. Бу, мөгаен, урологик авырулар хакында тиешле мәгълүмат җитмәүгә дә бәйледер. Әлеге җитешсезлекне төзәтү максатыннан без, югары категорияле уролог-андролог, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы Абдусәлим Абдурахманов белән әңгәмә кордык. Аны сезнез игътибарга да тәкъдим итәбез.
-
Беренче сыйныфка – электрон чират аша
Татарстанда яшәүчеләр өчен 2022 елның апрелендә баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы документларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булачак. Элек онлайн рәвештә гариза гына биреп булды. Аннары ата-аналар биш эш көнендә мәгариф оешмаларына кирәкле документларны тапшырырга тиеш иде.
-
Изге эшләр декадасы
10 декабрьгә кадәр Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы үтәчәк. Ул ел да 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлап уздырыла.
-
«КАМАЗ» мәдәният сараенда тантаналы чара уздырылды
Шушы көннәрдә Автозавод районында, «КАМАЗ» мәдәният сараеның кече залында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
-
Киләсе елда да ишегаллары яңартылачак
Шушы көннәрдә подрядчы оешмалар, проект һәм идарә итү компанияләре вәкилләре Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнары белгечләре белән берлектә, 2022 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылачак 81 ишегалдын карап чыкты. Бүгенге көнгә инде аларны төзекләндерүнең якынча схемалары да әзер. Тик әлеге бу максатка юнәлтеләчәк финанслар күләме тәгаенләнмәгән.
-
Тикшерүләр эзсез узмый
Узган атнада Роспотребнадзор белгечләре, Чаллы оешма-предприятиеләрендә хезмәткәрләрнең вакцина ясату-ясатмавын ачыклау максатыннан, тикшерүләр белән йөрде.