Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы йөзү буенча ярышларда Татарстан рекордын куйды

Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр мәктәбе укучылары йөзү буенча Россия чемпионатында чыгыш ясады.

 Ярышлар Казанның 25 метрлык бассейнында узды һәм 900 йөзүчене җыйды. Чаллының сигез спортчысы Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ирина Приходько 200 м га комплекслы йөзүдә көмеш медаль яулады һәм Татарстан Республикасы рекордын куйды. Чаллы кызы җыелма команда копилкасына 200 м га аркада йөзү буенча тагын бер көмеш китерде.Шулай ук спортчы хатын-кызлар җыелма командасы составында 100 метрга аркада йөзү буенча һәм 4х50 дисциплинасында өченче урынны алды. Николай Соколов 400 метр дистанциядә (комплекслы) 6 нчы урынны һәм 200 метр дистанциядә (комплекслы) 8 нче урынны алды.
Йөзүчеләр «Олимпия» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренер-укытучысы Татьяна Алифашкина җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

http://nabchelny.ru/news/34387

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев