Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы, Мөслим, Аксубай, Әлки, Саба, Азнакай, Буа, Алексеевск, Менделеевск якташлык җәмгыятьләре очрашты

Капиталь төзекләндерүдән соң “Энергетик” мәдәният сараеның Мәрмәр залында беренче чара булды.

Мәдәният йорты танымаслык булып яңарган. “Бина бик матур булган. Искиткеч”, - диде әлеге мәдәният йортын төзүдә катнашкан, данлыклы бригадир Фидия Минхаҗиева. Шул матур залда “Татарстанның иң яхшы якташлык җәмгыяте” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. “Энергетик”ның хуҗабикәсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева кунакларны мәрмәр залдагы күргәзмә белән таныштырды.

Җиңүчеләрне бүләкләргә хаким урынбасары Флера Андреева, “Татарстан мунициаль оешмалары советы” ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков та килгән иде. Мәртәбәле кунаклар Чаллы якташлык җәмгыятләренең, аларга нигез салучы, кичәләрне матур итеп алып баручы Гөлзада Рзаеваның эшчәнлеген югары бәяләделәр.

“Без беребез дә бу дөньяга тикмәгә генә килмәгән. Чаллыда 30дан артык якташлык җәмгыяте уңышлы гына эшли. Аларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәм. Якташлык җәмгыятьләре төрле милләт, төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Сезнең арагызда мәдәният хезмәткәрләре, данлыклы төзүчеләр, укытучылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, автогигантта эшләүчеләр бар. Сезне туган якны, шәһәребезне ярату, андагы тормышны тагын да матурайту, ямьләндерү теләге берләштерә. Шөкер, соңгы елларда шәһәребез танымаслык булып үзгәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән август ахырында ике спорт корылмасы файдалануга тапшырылды. Ул шәһәребезгә игътибарлы, даими ярдәм итә. Сезгә дә эшегез өчен рәхмәт”, - диде хаким урынбасары Флера Андреева якташлык оешмалары вәкилләренә

“Казанда узган бер чарада, гел Казанны гына мактаганнарын күрдем дә, нишләп Чаллы якташлык җәмгыятьләре бәйгедә катнашмый. Без Казаннан бер дә ким түгел, 36 якташлык җәмгыяте эшли, - дип ялкынланып чыгыш ясагач, эшчәнлек турында тиешле материаллар, документларны тапшыргач, нәтиҗә озак көттермәде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 9 якташлык җәмгыятенә 2 миллион сум акча бүлеп бирелде”, - диде Гөлзада Мөхәммәтовна.

Чаллы, Мөслим, Аксубай, Әлки, Саба, Азнакай, Буа, Алексеевск, Менделеевск якташлык җәмгыятьләренә башкарган эшләреннән чыгып, диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

“Бу - эшләгән җәмгыятьләрнең хезмәтен лаеклы итеп бәяләү, калганнарына тагын да яхшырак итеп эшләр өчен этәргеч. Якташлык җәмгыятьләре очрашулар оештырып, җырлап-биеп күңел ачып кына яшәмиләр. Алар авыр хәлдә калган якташларына, шәһәрдәшләргә ярдәм итү өчен дә кирәк”,- ди киәчне оештыручы һәм алып баручы Гөлзада ханым. Очрашу дустанә шартларда узды. Талантлы шәһәрдәшебез Абдул Разуев “Энергетик” кунакларына туган як турындагы матур җырын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев