Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы парк һәм яр буйларында 79 сәүдә ноктасы уйнатылды.

Электрон аукцион вакытында 55 җәйге сәүдә ноктасы үзләренең вакытлыча хуҗаларын тапты

Әлеге сәүдә нокталары исәбенә шәһәр казнасы 4 миллион сумга тулыланды.
Павильоннар шәһәр паркларында, бульвар  һәм яр буйларында урнаштырылачак. Шуларның 10 сы сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр, калган 69 ы туңдырма, эчемлекләр, камыр ризыклары өчен билгеләнгән.
Эшмәкәр Элмира Бутның киоскы Тукай Яр буенда булачак. Камыр ризыклары сату өчен билгеләнгән әлеге сәүдә ноктасы өчен ул аукцион вакытында 445 мең сум акча түләгән.  
Гэс бистәсенең “Универсам” тукталышында шәһәрдәшләребез җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатып ала алачаклар. Әлеге сәүдә ноктасы өчен “Райхон” ачык акционерлык җәмгыяте 186 мең сум түләгән.
Шулай ук, Табеев Яр буенча кулинар ризыклардан торган ике киоск булачак. Аларның күләмен 583 мең сумга бәяләгәннәр
Шунысы кызыклы, сәүдә нокталарының яртысыннан күбесе Энтузиастлар бульварында һәм Җиңү паркында урнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев