Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шоферы – филармония сәхнәсендә

Равил Гәрәев яңа шоуда катнаша.

Татарстанның Балык Бистәсе районының Сатлыган авылында туып усеп, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче, һөнәре буенча шофер, күңеле һәм бар булмышы белән оста гармунчы һәм жырчы Равил Гәрәев Казан филармониясендә чыгыш ясый. Халык мәхәббәтен яулаган җырчы Ваһапов фонды оештырган «Халык җәүһәрләре» дип исемләгән өр-яңа шоуда катнаша. 28 мартта булачак әлеге чарада шулай ук Рисәнә Мостафина, Гөлнәзирә Талипова, Миргаяз Шәрәфиев, Резедә Хөсәенова, Инсаф Хәбибуллин тамашачыларга җыр-моңнарын бүләк итәчәк. Р. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов: «Һәркайсының үз тормыш юлы, һөнәре. Аларны искиткеч тавыш һәм халык мәхәббәте берләшерә. Бүген зур сәхнәләрдә бик күренмәсәләр дә, кайбер «зур йолдызлар»ны уздыра алар», – ди халык арасыннан чыккан талантлар турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Музыка