Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана. Сораулар кабул итү 27 ноябрь төн уртасыннан 10 декабрьдә программа тәмамланганчы дәвам итәчәк. Ноябрь уртасында дәүләт башлыгы белән туры элемтә һәм матбугат конференциясен үткәрү өчен нәкъ менә шушы датаның каралуы турында хәбәр ителгән иде. 2025 елда берләштерелгән туры элемтә һәм зур матбугат конференциясе 19 декабрьдә узды һәм 4,5 сәгать дәвам итте. Бу вакыт эчендә дәүләт башлыгы 70тән артык темага аңлатма бирде. Берләштерелгән формат 2020 елдан, коронавирус пандемиясе аерым чаралар үткәрергә комачаулаган вакыттан бирле кулланыла. Хәзерге «Владимир Путин белән ел йомгаклары» атамасы 2023 елдан бирле файдаланыла
Нет комментариев