Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары «Ак чәчәкләр» мәртәбәле бәйгедә катнаша

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары «Ак чәчәкләр» конкурсында катнаша. Алар Covid-19 диагнозы куелган авыр хәлдәге пациентны коткарып калганнар.

Регионара сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында конкурсантлар өчен интернет-тавыш бирү башланды.

Безнең шәһәр табиблары аортасына зыян килгән, шуңа өстәп коронавирус чиренең авыр формасы белән чирләгән пациентның гомерен саклап кала алганнар. Авыруны дәвалауда Мансур Патеев, Марат Шәрәфетдинов, Антонина Панина, Гөлнара Хәйретдинова һәм Ольга Апанаева катнашкан.

«Уникаль очрак» номинациясендә безнең Чаллы табиблары өчен тавыш бирергә була. Менә шушы сылтама белән кереп, үз фикерегезне белдерә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев