Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры тиздән яңа бинага күчә

Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасы тантаналы шартларда сентябрьдә ачылыр дип көтелә.

Театр коллективы бу вакыйганы озак еллар, зарыгып көтте.

“Төзелеш эшләре график буенча бара. Без һәр көнне төзелештә булабыз. Төзүчеләр белән киңәшләшеп эшлибез. Бу айда яңа урынга күәрбез дип уйлыйм. Сентябрь башында бина тантаналы төстә ачылачак. Театрның исеме бар. Әмма мин аны әлеге әйтә алмыйм. Театрга танылган шәхес исеме биреләчәк. Театрда аның музее булачак. Иске бинада Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелачак “Туйга ничә көн кала” спектакле буенча репетицияләр бара. Ул театр яисә яңа сезон ачылган көнне тамашачыларга күрсәтеләчәк. Бу безнең яңа сәхнәне ничек үзләштерүебезгә һәм санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле булачак”, - ди башкарма директор Айдар Сафаргалин.

Чаллы театры артистлары Сарман районында “Исәнме сез?” яңа тулы метражлы фильмын төшерү эшендә дә катнаша. Төп ир-ат ролен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхертдинов башкара. Ул - табиб Тамерлан Исламов ролендә. Шулай ук фильмда Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин белән Зөлфия Галиуллина да төшкән. Яңа фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев