Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш ветераннары Госпитале белгечләре ветераннарның сәламәтлекләрен тикшерәләр.
Күчмә мобиль бригадалар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны гына түгел, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрне дә, концлагерь тоткыннарын да карыйлар.
- Мондый күчмә бригадалар 9нчы май бәйрәме алдыннан гына түгел, ел әйләнәсендә дә ветераннарга килә. Ә Җиңү көне алдыннан киңәйтелгән бригада белән җентекләп карау өчен чыгабыз. Ветераннардан анализлар алабыз, кирәк икән, дәвалау курсын үзгәртәбез, - ди госпитальнең баш табибы Резеда Мавзютова.
Мобиль бригадалар сугыш ветераннары госпиталенең тар белгечләре — кардиолог, офтальмолог, оториноларинголог, хирург, уролог, невролог катнашында инде дүртенче ел эшли. Тикшерү барышында индивидуаль дәвалау курсы билгеләнә, кирәк икән, пациентны дәвалау оешмасына өстәмә тикшерү өчен китерәчәкләр.
Бүгенге көндә Чаллыда 28 сугыш ветераны һәм 7 инвалиды, блокадалы Ленинградта яшәүче 8 кеше, 29 элеккеге концлагерь тоткыны яши.
Нет комментариев