Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлауны 2024 елга кадәр төгәлләргә планлаштыралар

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлауны 2024 елга төгәлләргә планлаштыралар.Ул шәһәрдәге бердәнбер шундый профильле учреждение булып тора һәм аны ремонтка тулысынча ябып булмый.

Хәзер "инфекционка" да В корпусын ремонтлау тәмамланган. Ел ахырына медицина җиһазлары белән тәэмин ителәчәк.

Медучреждениедә ремонт 2018 елның язында башланды. Ул дүрт этапта уза, объект 1,5 млрд.сумга төшәчәк. Апрель аенда медицина учреждениесенә Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Коронавирус фонында объектны тапшыруны тизләтергә кушты.

- Бу стратегик яктан мөһим объект. Без һәрвакыт вакыйгаларның теләсә нинди үсешенә әзер булырга тиеш, – диде Президент матбугат хезмәте. - Койка фонды да җитәрлек булырга тиеш, ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар да. Бу төбәктә яшәүчеләр өчен без яхшы резерв булдырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев