Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 36 яшьлек хатын-кызны көчләргә теләгән ир-атны тоткарлаганнар

Узган чәршәмбедә шәһәрнең 38нче комплексындагы йортларның берсе янында электр белән эретеп ябыштыручы хатын-кызга һөҗүм булган.

Чаллыда электр белән эретеп ябыштыручы хатын-кызны көчләргә теләгән ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Хатын-кызга һөҗүм узган чәршәмбедә төнлә шәһәрнең 38нче комплексындагы йортларның берсе янында булган. Ир-ат 36 яшьлек хатын-кызга ташланган һәм көчләргә маташкан. "КАМАЗ"да электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләүче хатын-кыз куркып калмаган. Ул бу кешегә каршы тора алган. Аннан соң бу хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бер атнадан соң шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Ул шушында яшәүче 27 яшьлек ир-ат булып чыккан. Гаебе исбатланса, аңа 10 елга кадәр төрмә яный.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/03/172729/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X