Чаллыда 372 балага ярдәм күрсәтелгән
Нигездә, алар таулардан һәм шугалаклардан зыян күргән
31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәрге чорда КБМҮнең травмпунктына 372 бала мөрәҗәгать иткән. Барысына да оператив медицина ярдәме күрсәтелгән. Кызганычка каршы,16 пациентның җәрәхәтләнүе көчле булган, шуңа күрә аларны хастаханәгә салырга туры килгән. Табиблар ата-аналардан үз балаларының сәламәтлеген саклау өчен саклык чараларын үтәвен үтенә һәм иң куркыныч, идарә итеп булмый торган снаряд - өрелгән чаналар-«ватрушкалар», дип искәртә. Элегрәк без БСМПда өч тәүлек дәваланганнан соң өч яшьлек кыз үлгән дип хәбәр иткән идек, аны «ашыгыч ярдәм» машинасында баш җәрәхәте белән Алабугадан китергәннәр.
Чыганак: Челнинские известия
Фото: ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев