Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда аварияләр еш теркәлүче 7 урында светофорлар куячаклар

Быел Чаллыда 129 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 5,8% кимрәк.

Бүген Чаллы хакимиятендә юл хәрәкәте  куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган утырыш узды. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм комиссия әгъзалары белән үткән җыелышка журналистлар да чакырылды. 
ЮХИДИ бүлеге җитәкчече Радий Кадиков чыгышында агымдагы елның 4 аенда теркәлгән юл һәләкәтләренә анализ ясады. Барлыгы ел башыннан 129 юл һәлакәте булган, бу узган ел белән чагыштырганда 5,8% кимрәк. Әмма үлүчеләр саны 2 кешегә артык. Аварияләрнең күпчелеген машиналар бәрелү һәм җәяүлеләрне бәрдерү очраклары тәшкил итә. Аларның дүрттән берендә җәяүлеләр үзләре гаепле. 
Исерек килеш руль артына  утыручылар да бар. Ел башыннан шундый 452 йөртүче тоткарланган. 
Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, шәһәрдә юл һәлакәтләре еш теркәлүче 7 урында светофор куелачак.  Ягъни, 4 нче санлы хастаханә, "Балалар поликлиникасы", "Олимпийский", "Метро", "Илдар Маннанов", Сергей Максютов" һәм "Салым инспекциясе" тукталышлары янында.
Фәрид Салахов мәктәп укучыларының җәйге каникуллары вакытында иминлек чараларын тәэмин итү мәсьәләләренә дә игътибарлы булырга кушты.
Матбугат чараларының да халыкка юл хәрәкәте иминлеген искәртүдә зур роль уйнавын әйтте. "Чаллыда 2 телерадиокомпания, 6 газета һәм 3 онлайн газета эшли. Юл һәләкәтләреннән кала, алар юлларны төзекләндерүне дә яктырта. Моннан кала, һәркайсы мәгълүматны социаль челтәрләргә куеп бара. Алга таба да юл иминлеген кайгыртып, кагыйдәләрнең үтәлешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк",- дип белдерде шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәмәтҗанова.

Айзирә Имамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев