Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

31 октябрь көнне 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда гражданнарга «Балалар мәсьәләсе» исеме астында хокукый ярдәм көне узачак

Аны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова белән берлектә үткәрәчәк.

Хокукый ярдәм көне Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү максаты белән үткәрелә. Чаллылылар бала хокукларын тормышка ашыру, рәхимсез мөгамәләдән яклау, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге, баланы мәгариф һәм социаль тәэмин итү, аның торак, башка милек хокукларын саклау һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.

http://nabchelny.ru/news/34176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев