Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Безнең ишегалды" программасы белән 47 комплекста ремонт эшләре бара

«Без кешеләр белән аралашабыз. Аларның гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен карыйбыз. - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев

Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ремонт эшләре дәвам итә. Бүген 47/05 ишегалдындагы эшләр барышын Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев тикшерде. Хәзер «ПАД» МУП хезмәткәрләре объектта юл эшләре алып баралар.

 Илья Зуев билгеләп үткәнчә, район халкы төзекләндерү процессына актив җәлеп ителгән һәм мәсьәләләрне контрольдә тота: «Без кешеләр белән аралашабыз. Аларның гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен карыйбыз. Мәсәлән, без парковкага керү юлын ясадык, ул шәһәрлеләр өчен бик үк уңайлы түгел булып чыкты. Кичә без шәһәр халкы белән очраштык һәм алар керү юлының ни өчен уңайлы түгеллеген аңлаттылар. Бүген без аны яңадан эшлибез, бордюр ташларын кирәкле почмакка  куябыз»,– диде ул.

  47/05 йорты Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә, шулай да Сөембикә проспектына якынрак, ул тикшерү идарәсе янында урнашкан. Шуңа күрә йорт ишегалды аша кикшерү комитеты бинасына машиналар күп йөри. Шәһәр хакимияте территориядә ясалма юл тигезсезлеге урнаштырырга кирәк дигән карарга килгән.

47/05 йорт подъезды буенча җаваплы Лариса Пузырева ишегалдында авария килеп чыгу проблемасын билгеләде: "Монда, Вахитов проспекты ягыннан кергән юлда, барлык машина йөртүчеләр дә борылыш күрсәткечләрен билгеләүче утларын кушмый. Борылышны уңга күрсәтеп, кинәт сулга борылалар, шуңа күрә биредә һәлакәтләр килеп чыга", - диде Лариса Пузырева.

Ишегалдында шулай ук балалар мәйданчыгы, төзүчеләр үткәргән җәяүлеләр юллары да бар. Шулай ук коляскалы кешеләргә уңайлы булсын өчен күршедәге 47/06 ишегалдында юл салыначак.

47 комплекс «Безнең ишегалды» программасына керде, шул исәптән масштаблы юл ремонт эшләре Шамил Усманов урамында алып барыла: «Әлеге эшне микрорайоннарда бергә алып бару уңайлы», - дип аңлатты Илья Зуев.

Контракт буенча эшләрне тәмамлау срогы – 1 декабрь. Әмма эшләрне иртәрәк төгәлләргә ниятлиләр. Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 131 ишегалды төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев