Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чыккан зур янгын урынында Экология министрлыгы белгечләре эшли

“Чаллы бампер” предприятиясе складларында зур янгын чыкты.

Чаллыда чыккан зур янгын урынында Экология министрлыгы белгечләре эшли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Урынга 3нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгын вакытында зыян күрүче булмаган. Янгын чыгу сәбәбен белгечләр ачыклаячак.

15 сәгать 49 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын сүндерелүен хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл урынында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре эшли. Күчмә лаборатория ярдәмендә алар экологик хәлне контрольдә тота.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X