Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова «Ел артискасы» исеменә лаек булды.
Мәдәният хезмәткәрләре көне сюрпризларга бай булды. 2021 елда нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Аяз Гыйләҗев исемндәге Чаллы татар дәүләт драма артисты, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова «Ел артисткасы», аның хезмәттәше Марсель Мөсәвиров «Ел артисты» номинациясендә, «Мастеровые» рус драма театры артисты Румил Ихсанов «Ел дебюты» номинациясендә җиңде. Җырчы Нияз Хәмәтшин исә «Мәдәниятәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.
Фото шәхси архивтан.
Нет комментариев