Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллыда эшлә”

16 апрельдән 20 апрельгә кадәр Чаллыда өченче тапкыр һөнәри юнәлешне билгеләргә ярдәм итүче “Чаллыда эшлә” акциясе узачак.

Бы­ел ул бюд­жет һәм ком­мер­ция өл­кә­сен­дә­ге 23 пред­при­я­ти­е­не үз эче­нә ала. Алар ара­сын­да “КА­МАЗ”, “Чал­лы шә­һә­ре хо­су­сый ашы­гыч яр­дә­ме, “АПК “Камс­кий” җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те, “Глин­ка” чүл­мәк ясау ос­та­ха­нә­се, “Чел­ны-но­сок” җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те, “Ля ку­ли­нар” ку­ли­на­рия сту­ди­я­се, "Дубль Гис" ке­бек пред­при­я­ти­е­ләр бар. ТО­СЭР ре­зи­дент­ла­ры да исем­лек­тә. Шу­лай ук 3нче шә­һәр хас­та­ха­нә­се, Мәш­гуль­лек үзә­ге ке­бек бюд­жет өл­кә­се­нә ка­рау­чы уч­реж­де­ни­е­ләр дә про­фо­ри­ен­та­ци­он эш­тән чит­тә кал­ма­ган.

Әле­ге ак­ци­я­дә ур­та һәм һө­нә­ри бе­лем би­рү­че 28 уку йор­ты уку­чы­ла­ры кат­на­ша­чак. Бар­лы­гы 35 про­фо­ри­ен­та­ци­он ча­ра узар дип кө­те­лә. Мо­ңа экс­кур­си­я­ләр, мас­тер-класс­лар, тү­гә­рәк өс­тәл­ләр ке­рә.

   Әле­ге ак­ци­я­нең бе­рен­че ике дул­кы­ны кы­са­ла­рын­да 77 һө­нә­ри ча­ра уз­ды­рыл­ган иде. 1982 яшүс­мер 53 пред­при­я­ти­е­дә бу­лып, шә­һәр­дә их­ты­яҗ бул­ган про­фес­си­я­ләр­нең үзен­чә­лек­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­лар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев