Чаллыда эшсезлек июль ае белән чагыштырганда өч тапкырга кимегән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшсезлек июль ае белән чагыштырганда өч тапкырга кимегән

Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 4 668 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 565 кешегә кимрәк

Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Шәһәрдә эшсезләр саны 2020 елның октябре белән чагыштырганда ике тапкырга кимегән, ул вакытта 9 меңнән артык кеше исәпләнгән. Июль белән чагыштырганда, иң югары күрсәткечләр теркәлгән вакытта - 12 меңнән артык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев