Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фатирларына ярканат кергән әни белән балага коткаручылар ярдәм иткән

Әлеге хәл Чаллының 36/4 нче йортында булган.

Яр Чаллыда фатирларына ярканат очып кергән әни кеше белән балага коткаручылар ярдәме кирәк булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“36/4 йортның фатирына ярканат очып керү турында хәбәр кичә, 17:30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына килде”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Әлеге гадәти булмаган хәл вакытында фатирда 32 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8 яшьлек улы булган. Коткаручылар ярканатны тотып, урамга чыгарып җибәргән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев