Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансия ярминкәләре уза

15-29 август көннәрендә Яр Чаллының мәшгульлек үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Бертигез мөмкинлекләр дөньясы” акциясе уза.

Анда алар өчен махсус эш тәкъдим итү ярминкәләре, “Инвалидларны эшкә урнаштыру проблемалары” темасына “түгәрәк өстәл”ләр, “Уңыш психологиясе” темасына шәхси консультацияләр, “Минем бүгенгем, минем иртәгәм” тренинглары оештырылачак.

2018 елның башыннан шәһәр предприятиеләренә 229 инвалид эшкә урнаштырылган, шулардан квоталы эш урыннарында – 118 кеше яки 52% исәпләнә. Әлеге категория чаллылылар өчен туры килүче вакансияләр эзләгәндә, мәшгульлек үзәге белгечләре аларның һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсен, физик мөмкинлекләрен, яшен һәм һәрберсенең шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алалар.

 

http://nabchelny.ru/news/33268

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев