Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Кама юбилей ярыммарафонына өч меңнән артык кеше чыкты

Чаллыда Кама юбилей ярыммарафонына өч меңнән артык кеше чыкты.

Автошәһәрдә биш ел элек TIMERMAN спорт проекты директоры Вадим Янгиров оештырган беренче Кама ярыммарафоны узган иде. Ул вакытта марафонда Кения спортчысы Эндрю Киманти Килонзи катнашты.

 

Чаллыда Шәһәр көне һәм Физкультурачылар көне спорт бәйрәме – Кама ярыммарафоны белән билгеләп үтелә.

Чарада Чаллы халкының 38 проценттан артыгы физкультура белән шөгыльнүе, спортның 60 төре хакимият тарфыннан системалы ярдәм алуы, шуның нәтиҗәсендә спорт объектлары арта баруы билгеләп үтелде.

 

Ярышлар “Азатлык” мәйданында һәм Хәсән Туфан, Сөембикә, Җиңүнең 40 еллыгы проспектларында узды. Анда төрле яшьтәге 3 мең 245 кеше катнашты. Ярышка күрше төбәкләрдән дә килгәннәр. Программада 1, 3, 10 и 21,1 километрлы дистанцияләр булды. Кызу булганлыктан, ярыммарафонда катнашучылар өчен су сиптерү машиналары куелган иде. Йөгерүчеләр “фонтаннарны” уңай бәяләде. Шулай ук трассада ашамлыклар һәм су куелган пунктлар әзерләнгән иде.

Стартка беренче булып 250 бала чыкты, алар 600 метр араны узды. Аннан юл атлетларга бирелде. Йөгереп килүчеләр диварда “Мин моны булдырдым” язуын калдырды. Спорт бәйрәменә гаиләләре белән килүчеләр дә шактый иде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев