Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайсы мәчетләрдә ифтарлар уздырыла - исемлек

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырылучы Казан һәм Татарстан Республикасының зур шәһәр мәчетләре исемлеген тәкъдим итте. Аларга теләгән һәркем килә ала. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Ифтарлар оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чаллы мөхтәсибәте

 

 Көн саен
1. Тәүбә Чаллы шәһәре, ГЭС эшчеләр поселогы, Үзәк урам
2. Ихлас Чаллы шәһәре, Сидоровка поселогы
Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр
3. Туфан Чаллы шәһәре, Төзүчеләр бульвары, 14а
4. Нур-Ихлас Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 108/5, 48/09
5. Рамазан Чаллы шәһәре, Касыймов бульвары, 17

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев