Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кимерүчеләрдән паркларны эшкәртүгә һәм йогышлы авырулар учакларын дезинфекцияләүгә 3 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк

Әлеге максатларга акча шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелгән

 Чаллыда ял итү урыннарында кимерүчеләрдән эшкәртү һәм 745 йогышлы авырулар учагын дезинфекцияләү өчен 2 миллион 914 мең 189 сум акча бүлеп бирелгән. Тиешле заказ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Кимерүчеләрдән эшкәртү «Прибрежный», «Комсомольский», «Гренада», Җиңү паркларында, татар драма театрының яңа бинасы янында, Сидоровка бистәсендә, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында һәм шәһәрнең башка яшел зоналарында планлаштырыла.

Әлеге эшләрне агымдагы елның октябрендә башкарырга тиеш, моның өчен бюджеттан 1 231 204 сум акча бүлеп бирелгән.

Дезинфекция әйләнә-тирә мохиттә патоген микробларны юк итүне, объектларны зарарсызландыруны күздә тота. Ул табиб-эпидемиолог контролендә физик, химик һәм катнаш дезинфекция төркемнәре тарафыннан үткәрелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X