Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Пилмән фестивале» уздырыла

22 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә «Без бер тамырдан» («Мы ветви древа одного») дип исемләнгән Татарстанның фин-угор халыклары иҗаты Республика фестивале узачак.

Чара иртәнге унда Җиңү паркында башлана. Анда 40 тан артык кул остасы, һөнәрчеләр чаллылыларны һәм килгән кунакларны декоратив-гамәли эшләре белән таныштырачак. Бәйрәм кысаларында «Пилмәнфест» та уздырылачак. Һәр теләгән кеше пилмән генә түгел, башка фин-угор милли ризыкларын да авыз итеп карый алачак. Сәхнәдә исә шәһәрдәшләр алдында Чаллы, Удмуртия, Мордовия һәм Мари Иленнән килгән иҗади коллективлар  чыгыш ясаячак.

 

http://maydan.tatar/challyda-pilmen-festivale-uzdyryla/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев