Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда су алу скважинасын рәсми рөхсәтсез бораулаган оешмага 300 мең штраф салганнар

Су алу чыганагы консервланмаган һәм тампонлаштырылмаган, шул рәвешле җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләре бозылган.

Чаллы компаниясенә су алу скважинасын законсыз бораулаган өчен 300 мең штраф билгеләнгән. Экологлар караган вакытта территориядә җир асты байлыкларыннан файдаланылмаган, скважина эшләми торган хәлдә булган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Су алу чыганагы консервланмаган һәм тампонлаштырылмаган, бу җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу булып тора. Оешма милекчесе урында булмау сәбәпле, скважина документлары күрсәтелмәде», — диде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары. 

Әлеге факт буенча юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.9 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган, штраф билгеләнгән. Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

  • «Җир асты байлыклары турында»гы законның 11 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, җир асты байлыкларын файдалануга тапшыру лицензия рәвешендә махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә. Ул хуҗасы тарафыннан алдан килешенгән шартларны үтәгәндә һәм билгеләнгән вакыт эчендә җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукын раслый. 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев