Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган чаралар уза

15 февральдә Россия Федерациясендә Ватаныбыздан читтә: Әфганстанда, Чечняда, Дагстанда, Осетиядә һәм Сириядә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел. Гаскәрләрне ничек чыгару һәм әфганчыларның ничек сугышуы, Россия сугышчыларының ныклыгын, батырлыгын раслый торган реаль вакыйгалар булып тора.

Автозавод районы территориясендә Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 359 ветеран яши.

Район учреждениеләрендә әлеге истәлекле датага багышланган чаралар узды. 19, 23, 27, 29, 34, 37, 48, 49, 51, 52, 61, 68, 77, 86, 87 нче мәктәп укучылары, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары тематик батырлык дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә Әфган сугышы тарихы, аның геройлары белән таныштылар, әзерләнгән видеороликларны, видеофильмнарны һәм презентацияләрны карадылар. Мәктәп музейларында экскурсияләр узды, акцияләр, әңгәмәләр, кино кичәләре, рәсем конкурслары үткәрелде.

Истәлекле чараларда Район ветераннар советы рәисе Любовь Михайловна Ходаковская, сугышчы – интернационалистларның Ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник, 2 Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Әфганстандагы сугыш ветераны Заһир Назир улы Харунов катнашты.

Тантаналы чараларда 19, 23, 34, 37, 51, 61, 77 мәктәп укучылары педагоглар белән бергә сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм шушы мәктәпләрдә белем алган Вячеслав Курочкин, Рифкать Куликов, Игорь Казыханов, Геннадий Руденков, Николай Главатских, Алексей Макаров, Александр Зайцев, Эдуард Кирюхин, Радик Минияновның мемориаль такталарына чәчәкләр салдылар.

Сугышчы-интернационалистлар Вячеслав Курочкин, Александр Зайцев, Радик Миниянов Кызыл Йолдыз ордены, Николай Главатских – Батырлык ордены белән бүләкләнгәннәр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы