Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллыда яшәүче елгадан хәрби граната чыгарган

    Орловка бистәсендә яшәүче Мәләкәс елгасы төбендә хәрби граната тапкан.

    Чаллыда яшәүче елгадан хәрби граната чыгарган. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.
    Орловка бистәсендә яшәүче Мәләкәс елгасы төбен металл әйберләрне эзләү өчен кулланыла торган магнитлы корылма белән тикшергән. Ир-ат елга төбеннән Ф-1 хәрби гранатасын тартып чыгарган.
    Чаллыда яшәүче табылдык турында полициягә хәбәр иткән. Урынга саперлар килгән һәм хәрби гранатаны алганнар. Белгечләр гранатаның кабызгычы булмавын ачыклаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: