Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан төзелгән мәйданчык барлыкка килде

ГЭС поселогындагы 6/23 йорт янында төзүчеләр яңа балалар мәйданчыгын урнаштыруны төгәлләделәр.

Шәһәр өчен проект уникаль түгел, әмма үрнәк булып тора: мәйданчык район хакимияте, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Kastamonu компаниясе ярдәме белән инициатив төркем акчасына төзелде.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина микрорайонда яшәүчеләрне котлады.
Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, мәйданчык халык өчен көтеп алынган бүләк булды: «Биредә иске элементлар бар иде. Мондый яхшы проектны тормышка ашыра алуыбыз яхшы. Йорт белән янәшәдә уен, спорт элементлары. Халык буш вакытларын үткәрә алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Безнең бурыч – булган әйберләрне саклап калу».
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары - мәйданчык координаторы Анастасия Ежова, Ринат Фәттахов һәм аларның бердәм командасы, «Малыши-Крепыши» ҖЧҖ җитәкчесе Попова Алисә Евгеньевна, «Жилкомсервис» идарәче компаниясе, "ЖИЛЭКС".
"Ярату хакына" дип аталган мәйданчыкның бәясе 1,7 млн сумнан артык тәшкил иткән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бәйрәме безнең ишегалды