Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - заманча татар сәнгате

Чаллы татар дәүләт драма театрында Айзат Минһаҗевның үзенчәлекле күргәзмәсе ачыла. Каллиграфия остасы Истанбулның Мимар Синан исемендәге сәнгать университетында белем ала.

Укуыннан академик ял алып, ул Чаллыга кайткан. Айзат шәхси күргәзмәсендә үзенең картиналарын һәм инсталляцияләрен тәкъдим итәчәк. Театр каршындагы коворкинг-үзәк җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй  әйтүенчә, яшь рәссамның иҗатында борынгы төрки мирасыбызга, рун язуларына мөрәҗәгать итү дә, күренекле шагыйрьләребез иҗатын, мәсәлән, Хәсән Туфан, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен үзенчә сурәтләү дә урын алган. 
«Күргәзмә ачылышында яшьләргә мавыктыргыч программа тәкъдим ителәчәк. Айзаттан автор экскурсияләре көтелә. Шулай ук күргәзмәгә әзерлек процессын сурәтләгән документаль фильм карап һәм үзегез белән алып килгән киемнәрне рун язулары белән бизәп, «Динамика», төркеменең чыгышын карап та булачак», – ди Гүзәл.

Айзат күргәзмәдә картианлардан тыш, бетон, металл, пыялага ясалган хезмәтләр белән дә танышып булачагын әйтте.         Күргәзмә 19 февральдә 16 сәгатьтән - 21 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү ирекле, тик chelnyteatr.timepad.ru сайтында теркәлергә кирәк. Айзат Минһаҗевның шәхси күргәзмәсе май аена кадәр эшли. Оештыручылар әйтүенчә, аны карарга теләүче яшьләр күп булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният