Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан апалы-сеңелле Сәминә һәм Алинә Суфияровлар “ПатриУм” Бөтенроссия проекты призеры булдылар.

Интеллектуаль ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 200 дән артык талантлы укучы җиңүче булды

«Сәләтле балалар» Бөтенроссия интернет-порталында «ПатриУм»проекты кысаларында конкурслар сериясе тәмамланды. Интеллектуаль ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 200 дән артык талантлы укучы җиңүче булды. Алар арасында Татарстаннан да балалар бар.

Казаннан Алисә Ситникова (85нче мәктәп) һәм Яр Чаллыдан апалы-сеңелле Самина һәм Алинә Суфияровлар (76нчы Гимназия) приз сыйфатында «ПатриУм» онлайн мәктәбенә чакыру алдылар.

«ПатриУм» проекты – төрле гуманитар юнәлешләр буенча 40 тан артык конкурс, аларда укучылар туган ил һәм башка дәүләтләр мәдәнияты белән танышалар, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерәләр, яңа белемнәр һәм һөнәри күнекмәләр алалар.

Сәләтле балалар - яшьләргә кызыксыну буенча аралашырга, талантларны үстерергә, танылу алырга, профессионалларга ярдәм итәргә һәм күңелле бонуслар алырга мөмкинлек бирә торган портал. Проект Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып тормышка ашырыла.

Порталда 20 дән артык төрле мәнфәгатьләр өлкәсе буенча даими рәвештә конкурслар үткәрелә. Онлайн-ярышларда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев